Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Китапларда яши олы тарих»

22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе, хәтер һәм кайгы көне. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Бу көнне без фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алабыз. Үз гомерләре бәрабәренә изге бурыч башкаручыларга, Ватаныбызны саклаучыларга, ирекле киләчәкне тәэмин итүчеләргә, олуг хөрмәткә лаек ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез. Татар-Шуган авыл китапханәсе бөтен Россия буенча уза торган «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Урта һәм кече яшьтәге балалар өчен һәйкәл янында «Китапларда яши олы тарих»- китап күргәзмәсе оештырылды. Китапларда сугыш елларында халкыбыз өлешенә төшкән авыр сынаулар, җиңү өчен халкыбызның нинди кыйммәт бәягә түләве, өлкәннәр белән беррәттән балаларның да тырышлыгы турында сөйләнүен аңлаттым. Алар фронтта да, тылда да җиңү яулыйлар, заводларда һәм басуда өлкәннәр белән бергә эшлиләр. Һәлак булганнарны 1 минутлык тынлык белән искә алып,  һәм сугыштан кайтмаганнар истәлегенә шәмнәр кабыздык.