Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Бай тарихлы мәктәбем”

    2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Педагог һәм остаз елы педагогларның иҗади һәм һөнәри потенциалын үстерү, һөнәрнең социаль абруен күтәрү өчен игълан ителде. Тематик ел һәм "Китапханә төне" Гомумроссия акциясе кысаларында күренекле педагогларының мирасын һәм педагог образын чагылдыручы, һөнәрнең социаль абруен күтәрүче күргәзмәләр һәм чаралар оештырып укучыларга җиткерү максатыннан өлкән сыйныф укучылары белән “Бай тарихлы мәктәбем”- авылыбыз мәктәбе тарыхына багышланган очрашу узды. Очрашу вакытында Татшуган авылы мәктәбе тарихы, беренче укытучылар коллективы, мәктәп директорлары, укучыларның уңышлары турында сүз барды. Шулай ук Шайхулова Рүзилә Мөдәрис кызы язган “Татшуган, тарихи истәлекләр” китабына кергән “Каюм бабай оныклыры мәгарифтә” язмасына тукталып, шул нәселнең мәгарифтә калдырган эзләре турында сөйләдем. Ә мәктәпнең бүгенге укучылары мәктәпнең данлы тарихи сәхифәләрен, аның мөхтәрәм мөгаллим-мөгаллимәләренең тормыш һәм хезмәт биографияләре белән таныштылар. Безнең көннәрдә дә педагогның роле бик зур.