#Китапханә_буйлап_сәяхәт

Китап – белем чишмәсе дигән төшенчәне барыбыз да беләбез. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучылар. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Балалар китапханәгә килеп, аның тормышы, музей бүлмәсе эшчәнлеге белән тирәнтен таныштылар.