Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Бер бүлмәгә сыйган хәтер»

18 май – Халыкара  музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1977 елда халыкара  музейлар советы утырышында расланган булган. Бу көнне музейларда “ачык ишекләр көне”, экскурсияләр уздырыла. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан 17 май көнне Татшуган авыл китапханәсе дә “Бер бүлмәгә сыйган хәтер” исеме астында бабалар өчен экскурсия оештырды. Китапханә каршындагы музей бүлмәсе - бик күп кызыклы материалларны саклый. Ул күңел җылысын биреп, яратып, бик күп кешеләр ярдәме белән төзелде. Авыл халкы борынгы әйберләр, документлар, фоторәсемнәр, гаилә ядкарьләре (бу гаилә өчен бик кадерле әйберләр) алып килделәр һәм бүләк итеп тапшырдылар. Авылыбыз тарихын, музей бүлмәсенең төзелү тарихы белән видеоролик аша  таныштылар. Музей бүлмәсендә күп кенә экспонатларның тарихына тукталдык. Кайбер көнкүреш коралларын һәм чабаталарны кулланып карадылар. Экскурсия бик файдалы узды. Укучылар үзләре өчен күп кенә кызыклы мәгълүмат алдылар.