“Ата-бабалы кеше – тамырлы кеше”

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – ул әти-әни, якыннар һәм туганнар. Татар Шуганы авыл китапханәсендә “Ата-бабалы кеше – тамырлы кеше” исеме белән әңгәмә узды. Тәрбия, вазыйфалар, гаилә традицияләре турында фикер алыштык. Балалар арасында шәҗәрә традицияләрен торгызу максатыннан шәҗәрәләр төзү, нәсел тарихын өйрәнү кирәклеге аңлатылды. Һәр бала үз гаиләсе, туганнары турында белеп үсәргә тиеш. Китапханәдә күп еллар төзелгән авылыбыз кешеләренең һәм бөек шагыйребез Г.Тукайның шәҗәрәсе куелды. Күргәзмә янында укучыларга шәҗәрә төзүнең төрле формалары,”Шәҗәрә” сүзенең мәгънәсе “Нәсел агачы” икәнлеге аңлатылды. Бу төзелгән шәҗәрәләрне еллар үткән саен яңартып,тулыландырып үз гаиләләрегез тарихын киләчәк буыннарга тапшырырга кирәклеге әйтелде. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә әти-әниләр, гаилә турында матур әдәбият урнаштырылды. Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә янында әдәбиятка күзәтү узды һәм дуслык- татулык турында шигырьләр кычкырып укылды. Балалар бик теләп Р.Шәехованың “Без бергә”, “Минем кояшым”, Э.Мөкминованың “Иң олысы кем бездә?”, Х.Халиковның “Хәзер инде өчәү без” һ.б бик күп шигырьләрне укыдылар.