Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Балаларга сугыш турында укыйбыз»

Җиңү көне алдыннан Татар-Шуган авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә 78 еллыгына багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» халыкара акциясенә кушылды. Китаплар Бөек Ватан сугышы турында истәлекләрне сакларга ярдәм итә. Үсеп килүче буынның Бөек батырлыкны һәм Бөек Җиңүне истә тотуы аеруча мөһим! Чара барышында “Рассказы о войне”, Н. Богдановның “О смелых и умелых” китапларына күзәтү ясап, В.Катаевның “Сын полка” әсәренең эчтәлеге белән таныштырдым. Әсәрдә унике яшьлек егетнең фронтта булган язмышы турында сөйләнә. Аның балачагы авыр сынаулар белән тулы була: туганнарының үлеме, ачлык һәм сугышның бетмәс-төкәнмәс дәһшәтләре, бик яшь Ваня Солнцевка боларның барысын да җиңәргә туры килә. Әсәренең өзеген балаларга кычкырып укыдык. Шулай ук авылыбыз ветераннарына багышланган “Яу һәм хезмәт батырлыгы” слайдлары һәм “Сугыш турында балаларга” видеоролик күрсәтелде. Сугыш турында шигырьләрен яттан сөйләделәр. Сугыш турындагы әсәрләр укучыларда патриотизм рухы тәрбияли, Бөек Ватан сугышы турында күзаллауларын киңәйтә, тынычлыкны кадерләргә, якыннарны яратырга өйрәтә.