«Сугыш язган язмышлар»



9 майда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтә. Бәйрәм алдыннан китапханәдә «Сугыш язган язмышлар» китап күргәзмәсе оештырылды, анда Бөек Ватан сугышы, илебез халкының онытылмас батырлыгы, сугыш геройлары һәм тыл хезмәтчәннәре, герой-балалар, авылыбыз фронтовикларның кулъязма - истәлекләре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларының китаплары да урын алган иде. 4 ел дәвам иткән канкойгыч сугышта Татарстаннан барлыгы 124 язучы катнашкан, шулардан 34-е Ватанны саклап һәлак булган. Бу авторларның әсәрләре Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын эчтән күрергә һәм җиңүнең бәясен аңларга ярдәм итә. Шулай ук күргәзмәдә сугыш ветераны Ахмадишин Сабир абыйның “Гомер юлларын кичкәндә...” истәлекләр җыентыгы тәкъдим ителде. Сабир абыйның бала чагы, сугышта булган чорлары һәм исән-сау әйләнеп кайтып авылыбыз кырларында зур уңышларга ирешеп, тырыш хезмәт куюы турында сөйләдем. “Сугыш урлаган балачак” альбомы белән таныштырып, сугыш чоры балалары турында аңлаттым. Балачак, яшьлек еллары сугыш чорына туры килгән буын кешеләренең, кызганычка, сафлары көннән–көн сирәгәя бара. Шуңа күрә сугыш һәм тыл ветераннарына исән чакта олы хөрмәтебезне күрсәтеп өлгерергә кирәклеген искәрттем.