«Тукай бабай әкиятләрен өйрәнәбез»
Г.Тукай турында белемнәрен тирәнәйтү, китапханәдәге китаплары һәм әсәрләре белән таныштыру, матур әдәбиятка кызыксыну уяту максатыннан чыгып, китапханәче “Аккош” балалар бакчасы тәрбиячесе Исхакова Р. белән берлектә «Тукай бабай әкиятләрен өйрәнәбез» исемле чара үткәрде. Чарада китаплар күргәзмәсе урнаштырылды һәм күзәтү ясалды. Габдулла Тукайның әкият геройлары белән таныштырып, әкиятләре буенча кызыклы сорауларга җаваплар эзләдек. Бергәләп әкиятләр буенча эшләнгән мультфильмнарын карадык. Бигрәктә балаларга "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк", "Су анасы" фильмнары ошады. Балалар чарада бик теләп катнаштылар, тагын чакырып калдылар.