“Тукай диеп торган халык – мәңге яшәтәчәк шагыйрьне”

Татар Шуганы авыл китапханәсендә “Тукай диеп торган халык – мәңге яшәтәчәк шагыйрьне” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын видеоязма буенча искә төшерделәр, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Шулай ук чара барышында укучылар шагыйрьнең әкият һәм шигырьләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Китапларына күзәтү ясап, яраткан геройлары турында әңгәмә үткәрдек. Чара Г.Тукайның «Су анасы » һәм «Сөткә төшкән тычкан» әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнар карау белән тәмамланды.