“Милләтем җәүһәрләре”

Татшуган авыл китапханәсендә, Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан «Милләтем җәүһәрләре» дип исемләнгән чара узды. Чарада татар халкының ин күңелле бәйрәмнәре, йолалары, дини бәйрәмнәре, милли киемнәре, татар халкының үзенә генә хас бизәкләре турында сүз барды. Шулай ук татар милли киеменең аерылгысыз өлеше булган алъяпкыч, калфак, түбәтәй, читек тарихы, аларның төрләре, милли чигү бизәкләрен искә төшердек. Китаплар күргәзмәсенә күзәтә ясадык. Видеоязмада “Орчык өмәсе” бәйрәмен карап, онытылып барган бәйрәм белән таныштык. Максатыбыз - бездән соң килгән буынга рухи кыйммәтләрне аңлату һәм җиткерү.