«Йолдызларга сәяхәт»

Борынгы заманнардан ук кешеләрнең күзләре күккә төбәлгән. Космос - ул иксез-чиксез, гаять зур киңлек. Бу иксез-чиксез Галәмдә Җир планетасы гына түгел. Бик күп башка планеталар, йолдызлар хәрәкәт итә, кометалар һәм башка күк җисемнәре оча. Алар барысы да Кояш системасына керә. Галәм кайчан барлыкка килгән? Җирне нинди планеталар чолгап алган? Космик станцияләр ничек төзелгән? Космик кораблар ничек төзелә? Космонавт булу өчен нишләргә кирәк? Бу сорауларга балалар, танып белү сәгатендә җаваплар таптылар. Космос һәм космонавтлар турында шигырьләр укыдылар. Үзләре дә “инженер-конструктор” булып, леголардан космик корабль төзүне өйрәнделәр.