«Саф һава- тәнгә дәва»

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан 7 апрель көнне китапханә һәм мәктәп укытучылары белән балалар мәйданчыгында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Саф һава- тәнгә дәва” дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрдек. Балалар белән ничек сәламәт булу хакында сөйләштек. Сәламәтлек ул - шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, дөрес туклану, чыныгу, көндәлек режим һәм хәрәкәт. Менә шулар турында әңгәмә алып бардык. “Сәламәтлек - үзе зур бәхет” дигән тема астында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшердек.