Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Балалар китабы – сихри бер дөнья”

2 апрель – Халыкара  балалар китабы көне.  Шул уңайдан Татшуган авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен  “Балалар китабы – сихри бер дөнья” – күргәзмә белән танышу һәм кычкырып уку сәгате узды. 1967 елда  Балалар китабы буенча халыкара оешма тарафыннан Халыкара балалар китабы көне итеп игълан ителүен һәм билгеләп үтелүен аңлаттым. Балалар бик кызыксынып күргәзмәдәге әкият китаплары белән таныштылар. Шулай ук укучыларга балалар китабы турында видеоролик тәкъдим ителде. Төрле әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыдылар. Нәкъ менә әкият ярдәмендә балалар яхшылыкны явызлыктан аерырга өйрәнәләр. Чара барышында укучылар китап турында табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Үзләренең яраткан авторлары, китаплары һәм әкиятләре турында сөйләделәр. Чарадан сон балалар өйләрендә укырга китаплар алдылар. Чара бик файдалы узды.