«Нәүрүз- язгы матурлык һәм табигатьнең яңару бәйрәме»

Нәүрүз ул- Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. 21 март — яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын — чынлап яз башланган көн. Мәдәният йорты белән берлектә “ Нәүрүз- язгы матурлык һәм табигатьнең яңару бәйрәме” дигән әдәби-танып белү сәгате уздырылды. Чарабыз Нәүрүз бәйрәме, аның килеп чыгу тарихы, милли йоланың асылын аңлату белән башланып китте. Балалар Кыш бабайны озатып, Нәүрүзбикәне каршы алдылар. Кыш һәм яз турында табышмакларга җаваплар бирделәр, мәкальләрне искә төшерделәр. Шулай ук бәйрәм мәдәният хезмәткәрләренең матур чыгышлары белән үрелеп барды. Чарабыз кайнар ботка ашау һәм тәмле коймаклар белән чәй табыны артында дәвам итте.