"Китапларда халкым хәтере"

2023 нче ел Татарстаныбызда “Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы” итеп игълан ителде. Шул уңайдан Татшуган авыл китапханәсендә, эшебезне ел башыннан ук төрле күргәзмәләр оештырып башладык. 13 нче март көнне мәктәп укучыларын мәдәният һәм гореф-гадәтләр, авылыбыз, районыбыз, республикабыз турындагы китаплар һәм авылыбыз язучылары белән таныштыру максатыннан танып белү сәгате уздырылды. Рухи кыйммәтләребезне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу безнең төп бурычыбыз булып тора. Китаплар халыкыбызның үткәнен сакларга, яшь буынга тапшырырга сәләтле. Үзебезнең татар халкының гореф-гадәтләрен, халык авыз иҗатын, иҗат хәзинәсен барлыйбыз. Максатыбыз - бездән соң килгән буынга рухи кыйммәтләрне аңлату һәм җиткерү.