Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Иң тәмле тел - туган тел»

Һәр тел үзенчәлекле, ул милләтның гореф-гадәтләрен чагылдыра. Һәр халыкның - үзенең кабатланмас мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше һәм, әлбәттә, туган теле бар. Аны саклау бик мөһим. 20 февральдә китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби сәгать узды.
1).Бала туганнан башлап туган телдә сөйләмне ишетә, бишек җырларын тыңлый. Тал бишек белән танышып, укучылар белән дә бишек җырларын тыңладык.
2)Бала үсә төшкәч, әкиятләр тыңлый. Шулай ук халык әкиятләре күргәзмәсенә күзәтү ясадык.
3)«Онытылган сүзләр» уенын уйнадык. Ни өчен кайбер сүзләр безнең сөйләмебезгә үтеп керә, ә икенчеләре юкка чыга? Ни өчен беренчеләрне без шунда ук кабул итәбез, икенчеләрен кичә куллансак та онытабыз?
4)”Халык авыз иҗаты” күргәзмәсендә мәкальләр, әйтемнәр, мифлар, риваятьләр, мөнәҗәтләр, бәетләр, табышмаклар турында сөйләштек.
5) “Туган телем ничек матур син!” күргәзмәсе янында туган тел турында канатлы сүзләрне, язучыларыбызның шигырьләрен искә төшдек. Чарабаз ахрында “Туган тел” җырын бергәләп башкардык.