#ПедагогһәмОстазелы

2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Безнең көннәрдә педагогның роле бик зур. Педагог һәм остаз елы педагогларның иҗади һәм һөнәри потенциалын үстерү, һөнәрнең социаль абруен күтәрү өчен игълан ителде. Тематик ел кысаларында китапханәбездә күренекле педагогларының мирасын һәм педагог образын чагылдыручы, һөнәрнең социаль абруен күтәрүче күргәзмәләр һәм чаралар оештырып укучыларга җиткерү максатыннан өлкән сыйныф укучылары белән “Игелекле хезмәт” китап күргәзмәсе, шулай ук авылыбыз мәктәбе тарыхына багышланган “Һөнәрләрнең иң асылы - укытучы!” стенды янында әңгәмә уздырылды. Китапханә, мәгариф учреждениеләренең күптәнге һәм ышанычлы партнеры. Китапханә үз эшен Педагог һәм остаз елында педагоглар өчен дә, китапханә укучылары өчен дә төрле һәм файдалы итү өстендә эшли.