Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

“Куркынычсыз, чиста, яхшы ИНТЕРНЕТ”

                                                     Бөтендөнья куркынычсыз интернет көне ел саен февральнең 1-14 кадәр билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Татшуган авыл китапханәсендә укучылар өчен “Куркынычсыз, чиста, яхшы ИНТЕРНЕТ” дәресе узды. Дәрестә укучылар белән бу көннең тарихы, интернет кагыйдәләре, кулланучы хокуклары турында сөйләштек. Бөтендөнья куркынычсыз интернет көне 2004 елның гыйнварында барлыкка килә. Россиядә Бөтендөнья имин интернет көне беренче тапкыр 2005 елда уздырыла. Ул челтәр кулланучыларны яклау һәм яңа программаларны гамәлгә кертү өлкәсендәге актуаль проблемаларга кагыла. Дәрес барышында укучыларны Д. Н. Сәфәровның “Малайларга-кызларга: Виртуаль дөнья” исемле китабы белән таныштырдым. Китапта компьютер, аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу кагыйдәләре турында аңлаешлы итеп язылуын аңлаттым. Шулай ук “Безопасный интернет и дети” дип аталган мультфильм карадык. Чара ахрында Онлайн - тест чишеп алган белемнәрне тикшердек. Укучылар бик кызыксынып, чарада актив катнаштылар.