Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

"Кышкы әкият"

Кыш - үзе тылсымлы әкият. Бу әкияти матурлык вакытында китапханәбездә кыш турында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Балалар әкияттәге геройлар белән салкын Кар илендә, төрле могҗизалы, тылсымлы вакыйгалар шаһиты булдылар. Күргәзмәдә Г. Андерсенның «Әкиятләр», Сөләйманың «Бәйләнчек кар», Н.Каштанның «Кайсы ай бу?», Ф.Мәрдәнованың «Без ясаган Кар бабай», «Салават күпере», «Фантазеры» һәм башка китаплар, журналлар тәкъдим ителде. Кышкы китаплар - кар, тылсым, могҗизалар иленә чакырып кына калмадылар, ә укучыларның үзләрен дә шул матурлыкны чагылдырган рәсемнәрне ясарга дәрт бирделәр. Кызыклы һәм мавыктыргыч чарада катнашып укучылар күңелле итеп ял иттеләр һәм укырга китаплар алып өйләренә таралдылар.