#ХәйретдиновКамалиХәйретдинулы

7 октябрь көнне авылыбызда озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән, көчле коллектив булдырып, укучыларга төпле белем биргән, Бөек Ватан сугышының ике "Кызыл йолдыз" ордены кавалеры Хайретдинов Камали Хайретдин улына такта ачу тантанасы булды.Чарабызда Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Рәшәт улы Гыйләҗев, Ветераннар Советы рәисе Кәримов Миргасим Ильяс улы, Камали абыйның балалары, туганнары, ветеран укытучылар, мәктәп укучылары, авылдашларыбыз катнашты. Беренче өлештә Камали Хәйретдин улының биографиясе белән танышу узды. Истәлек тактасы ачылды. Икенче өлештә китапханәнең музей бүлмәсендә сакланучы мәктәп тарихы, укытучылар турындагы язмалар белән таныштылар. Өченче өлеш чәй табыны артында, Камали Хәйретдин улының хезмәт юлын искә алу, куйган хезмәтләрен барлау, укучыларының истәлекләре белән дәвам итте. Ул авылыбыз тарихында зур мирас калдырган шәхес. Күпкырлы белем биргән бала җанлы авылыбыз укытучыларына мәңгелек дан һәм хөрмәт!
Максатыгыз зурдан булды һәрчак-
Чәчәк атты мәктәп Сез барда!
Һәр балага төпле белем биргәч,
Сезнең мирас - укучыларда!