Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Әти-әнием минем кадерлеләрем»

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – һәркемнең тормышында иң мөһим урын алып тора. Гаилә – ул әти-әни, якыннар һәм туганнар. 14 май көнне Татар Шуганы авыл китапханәсендә «Әтием-әнием минем кадерлеләрем!» исеме белән әңгәмә узды. Тәрбия, вазыйфалар, гаилә традицияләре турында фикер алыштык. Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә әти-әниләр, гаилә турында матур әдәбият урнаштырылды.  Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә янында әдәбиятка күзәтү узды һәм дуслык- татулык турында шигырьләр кычкырып укылды. Балалар бик теләп Г.Тукайның “Безнең гаилә”, Ш.Галиевның “Җирдә миңа ни кирәк?”, Л.Шәехның “Мин кем малае?” һ.б бик күп шигырьләрне укыдылар.