Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

«Бәхетем - җирдә» - китап тәкъдир итү кичәсе.

Үз бәхетен туган авылыбыз – Татшуганда тапкан авылдашыбыз, шагыйрь, бик күп лирик шигырьләр авторы Әзһәр абый Галимовның “Бәхетем - җирдә” китабы басылып чыгуга багышланган китап тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Чарага районыбызда эшләп килүче “Гөлстан” әдәби берләшмәсе язучылары, “Маяк” газетасының баш мөхәррире Шайхулов Ф.Ф., үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге хезмәткәре Файзуллина Ә.Х., авыл җирлеге җитәкчеләре, Ветераннар Советы рәисе Идиятуллин Әхсән абый, Хатын-кызлар Советы җитәкчесе Исламова Айсылу апа һәм Ак калфак оешмасыннан Шайхулова Рүзилә апа чакырылган иде. Кичә барышында Әзһәр абыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Укучылар тарафыннан шигырьләре укылды, шигырьләренә, китабына анализ ясалды. Әзһәр абый үзенең соңгы араларда язган шигырьләрен укыды һәм районыбызда эшләп килүче “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзасы булып торуы турында сөйләде. Балаларга шигырь язу серләрен аңлатты. Үз көчләренә ышанырга һәм иҗат итәргә тәкъдим итте. Әзһәр абыйны китабы басылып чыгу уңаеннан килгән кунаклар, авыл җирлеге җитәкчеләре котлады. Кичә бик күтәренке рухта, озак вакытлар истә калырлык итеп үткәрелде.