Туган телем, ничек матур син!
ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан Татшуган авыл китапханәсендә, Халыкара туган тел көненә багышлап, “Туган телем, ничек матур син!” исеме белән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәби сәгать уздырылды. Очрашуда мәктәп укучылары катнашты. Чара нәфис сүз, табышмаклар, әйтемнәр белән үрелеп барды. Әдәби сәгатьнең ахырында Габдулла Тукайның “Туган тел ” җыры башкарылды.