“Батыр үлә, үлмәс ат алып…”.
Максат: М.Җәлилнең китапханәдәге китаплары белән тагын беркат танышу; М.Җәлил иҗатына кызыксыну уяту һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү.
14 нче февраль көнне Татшуган авыл китапханәсендә "Батыр үлә, үлмәс ат алып..." - кычкырып уку үткәрелде. Балаларны М.Җәлилнең китапханәдә булган китаплары белән таныштырдым. «Бар җырымны илгә башладым…» - китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Берничә шигырен укыдым. Алдан әзерләп куелган М.Җәлилнең шигырьләрен балалар кычкырып укыдылар. Сәнгатьле итеп шигырьләрне сөйләүләре шагыйрьнең иҗатын яратуларын күрсәтте.
Чарада балалар бик актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.