Татарско-Шуганская сельская библиотека - филиал № 24
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-24/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423327, Азнакаевский район, с.Татарский Шуган, ул. Советская,41 б.

Тарихчы, этнограф, тел белгече – К.Насыйри

Татшуган авыл китапханәсендә “Тарихчы, этнограф, тел белгече – К.Насыйри” - исеме астында китаплар күргәзмәсе оештырылды, күзәтүләр ясалды. Укучыларга Каюм Насыйриның биографиясе, хезмәтләре, китаплары белән танышу мөмкинлеге булдырылды.Бөек мәгърифәтче, әдип Каюм Насыйри татар халкының рухи үсешенә зур йогынты ясый. Ул фәннең барлык тармаклары буенча диярлек җиңел аңлаешлы, мисалларга, иллюстрацияләргә бай мавыктыргыч кулланмалар яза. Татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзи. Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләрен кертеп һәм оригиналь әсәрләр иҗат итеп “Кырык вәзир кыйссасы”, “Фәвакиһел җөләса фил - әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”), “Кырык бакча” җыентыкларын төзеп бастыра. Халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып укучыларга тәкъдим итә, халыкның күзен ачуга, аң – белемен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә. К.Насыйри китапларын үзе төпләгән, көнкүреш әйберләре ясаган. Ул рәсем ясаган, географик карталар сызып, календарьларына урнаштырган. К.Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. К.Насыйри катлаулы тормыш юлы үтә. Кыска гомере эчендә ул күп әсәрләр иҗат итеп, безгә бай мирас калдыра.