«Китапханәдә-вакытлы матбугат»

Китапханәнең төп бурычы газета-журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану. Бигрәк тә газета-журналлар укырга өлкән буын, урта яшьтәге китап укучылар тартыла. Сарлы авыл китапханәсендә «Китапханәдә-вакытлы матбугат» дигән темага күргәзмә оештырылды. Китап, газета-журналлар-кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапханә һәр укучының төп таяну ноктасы булып тора. Китапханәгә кайткан һәрбер вакытлы матбугатны алар көтеп ала, яратып укый.