Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

"Экстремизм һәм терроризмга Юк!"

14 нче март көнне китапханәдә "Экстремизм һәм терроризмга Юк!" дигән аралашу сәгате уздырылды. “Терроризм”, “терракт”, “экстремизм” төшенчәләре турында, аларның нинди куркыныч йогынтысы булуы, башкалар белән нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген, экстремизмга каршы торуда кешедә нинди сыйфатлар булу кирәклеген, теракт булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек, шулай ук кичектергесез (ашыгыч) хезмәтләр телефон номерлары искә төшерелде.