"Яраткан кышкы әкиятләр"

Китапханәдә кыш турындагы әсәрләргә багышланган "Яраткан кышкы әкиятләр" дигән әдәби кычкырып укулар сәгате узды. Чарага тематик китап күргәзмәсе әзерләнде.
Балалар елның тылсымлы фасылы турында шигырьләр укыдылар һәм сихри шигърият дөньясына чумдылар. Нәкъ менә кышкы табигатьнең матурлыгы күп кенә шагыйрьләрен, язучыларын матур юллар язарга рухландырган. Балалар аларны рәхәтләнеп укыдылар. Аннары укучылар «Яраткан кышкы әкиятләр» викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Кыш турындагы әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмакларны искә төшердек, кроссвордларга җаваплар таптылар.