#ХәсәнТуфан125

Чара татар халык шагыйре, Сталин репрессиясе корбаны Хәсән Туфан биографиясе белән танышудан башланды. Китапханәче шагыйрь Хәсән Туфанның төрмәгә, аннары Сталин лагерьларына эләгүе, тормыш иптәше җилкәсенә яткан авыр сынаулар турында сөйләп үтте. Чарада катнашучылар Ватанга, туган якка һәм туган телгә мәхәббәт җырлаучы шигырьләрен укыды.