"Китаплар - күңел түренең иң якын дуслары»


Китапханәдә яңа китаплар булу һәрвакыт бәйрәм, ә балаларның яңа китаплар белән очрашуы-икеләтә бәйрәм. Китап уку безгә әйләнә-тирә дөньяны һәм үзебезне яхшырак танып белергә ярдәм итә. Чөнки китап фикер йөртергә, сөйләшергә, кешеләрне аңларга өйрәтә. 13 июнь көнне китапханәдә "Китаплар - күңел түренең иң якын дуслары» дигән яңа китаплар белән таныштыру сәгате уткәрелде. Балалар яңа әдәбият белән таныштылар, матур китап битләрен карадылар, үзләренә ошаган басмалардан өзекләрне кычкырып укыдылар, чара азагында балалар «Әкиятне бел» викторинасында актив катнаштылар. Кайберәүләр үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.