"Балаларга бүләк"


Авыл китапханәсендә якташ шагыйрь Әнәс Кариның тууына 105 ел тулуга багышлап "Балаларга бүләк" дигән әдәби уку үткәрелде. Ә.Кари – үзенең кыска иҗат гомерен балалар әдәбиятына багышлаган шагыйрь. Аның «Балаларга бүләк» исемле беренче җыентыгы 1947 елда дөнья күрә. Шигырьләре аша әдип балаларны тәрбияләп кенә калмый, ә белемен арттырырга һәм сөйләм телен камилләштерергә дә алына.