Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

"Тукай шигърияты дөньясында"

Китапханәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан "Тукай шигърияты дөньясында" исемле әдәби сәгать узды. Чарага килгән балалар әдипнең авыр балачагы белән таныштылар, балаларга атап язылган шигырьләрен укыдылар. Балалар Габдулла Тукай иҗаты буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, "Туган тел"жырын жырладылар.