«Әниемә бүләгем»



7 март көнне китапханәдә «Әниемә бүләгем» дигән мастер – класс үткәрелде. 8 нче март – халыкара хатын – кызлар көне. Бу көнне матур һәм истәлекле бүләк белән әниләребезне һәм әбиләребезне сөендерәсе килә, ә билгеле буенча, иң яхшы бүләк – үз куллары белән ясаган бүләк. Иң беренче булып бәйрәмнең тарихы, әниләргә багышланган китаплар белән таныштылар. Балалар зур кызыксыну һәм шатлык белән сюрприз ясауга керештеләр. Үз куллары белән ясалган бүләкләр бик үзенчәлекле һәм матур булды.