Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

"Без солдат аналары"

Махсус хәрби операциядә(СВО) катнашучы, армия сафларында хезмәт итүче  батыр егетләр үстергән әниләр белән очрашу кичәсе  үткәрелде.  Китапханәдә узган әлеге  чара матур жырлар, шигырьләр белән урелеп барды. Ватан алдында изге бурычларын үтәрлек егетләр үстерүләре белән солдат әниләре чиксез горурлана. Алар улларының киләчәккә уй-ниятләре турында сөйләделәр. Сугышлар бетеп , илләребезгә тынычлык килсә иде, ир-егетләребез  исән-сау әйләнеп кайтсыннар  иде дип теләкләрен белдерделәр.