#ПриклубныйЛагерь



Лагерьнең 11 нче көнендә Сөендек авылы мәдәният йортына күчмә китапханә белән бардым. Балалар, китапханәгә, соңгы елларда кайткан әкият китаплары белән таныштылар. Әкиятләрне зурлар да, кечкенәләр дә ярата. Әкиятләр буенча спектакльләр, кинофильмнар төшерәләр. Әкият геройлары булып, кешеләр, җәнлекләр, төрле хайваннар, кошлар, табигать күренешләре тора. Әкиятләрдә көтелмәгән гаҗәп хәлләр, төрле әверелү, тылсым да була. Әкиятләр бары яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтә”-дигән кереш сүз белән башлап җибәрдек.Серле әкиятләр дөньясына сәяхәт ясап, балаларның яраткан әкиятләрен искә төшердек, викторина сорауларына бик төгәл һәм оста жавап бирделәр. Борынгы халык авыз иҗаты жанры-әкиятләрне һәр бала яратып укый,кайбер әкиятләрне балалар кычкырып укыдылар. Рус халык әкияте"Шалкан"ны сәхнәләштердек. Соңыннан паркта төрле уеннар уйнадык.