Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Шундый аксакалыбыз бар ”

10 май -  якташ язучы Гариф Закир улы Галиевның тууына 120 ел . Шул уңайдан Сарлы балалар бакчасында  язучы Г. Галиев иҗатына күзәтү үткәрелде, “Аю агачлар белән сөйләшә “ әкиятен кычкырып укыдык. Әлеге әкияттә агачларның  нинди файда китергәнлекләре турында языла.  Бу әкият  балаларга  бик ошады, китаптан рәсемнәрен бик теләп карадылар. “Салават күпере” журналын балалар карарга һәм  биремнәрен бик яраталар.  Китапханәче балаларны журналның соңгы саннары  белән таныштырды.