Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“64 шакмак “

    Шахмат – спорт, фәнни фикерләү һәм сәнгать  элементлары  Берләшкән  иң борынгы  интелектуаль  һәм мәдәни  уеннарның берсе. 1966 елдан башлап   күп еллар дәвамында  , бөтендөньяда  , 20 июльдә халыкара  шахмат көне  билгеләп үтелә. Шул уңайдан , 21 июль көнне , Сарлы мәдәният йортында “64 шакмак” дигән шахмат турниры үткәрелде.  Клуб алдында  оештырылган  лагерьда йөрүче балаларга  7 нче класста укучы, шахмат буенча күп тапкырлар  районда беренче, икенче урыннар  алучы  Хикматуллин Ирек  шахмат серләренә өйрәтте.  Балалар бик теләп , кызыксынып  шахмат уйнадылар.