Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Халык медицинасы нәрсә сөйли”.

Ел  саен 7 апрель  көнне Бөтендөньяда сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу датага багышлап Сарлы авыл китапханәсендә “Халык медицинасы нәрсә сөйли”  дигән телдән журнал үткәрелде. Шул ук исемдә китап күргәзмәсе ясалды.  Анда тәкъдим ителгән китаплар һәм вакытлы басмалар  үз сәламәтлекләренең  торышына битараф  булмаган һәркемгә файдалы  булачак.