Сарлинская сельская библиотека - филиал № 22

“Әкият аланында”

 Икенче апрель - Балалар китабы көне . Шул уңайдан   Сарлы авыл китапханәсе  “Ләйсән” балалар бакчасында кунакта булды.  Балаларны матур әдәбиятка  ,әкиятләргә  кызыксыну уяту, әкиятләрнең  эчтәлеге  буенча белемнәрен  ныгыту максатында  “Әкият аланында” исемле  әдәби сәгать уздырды. Балаларны кызыклы  әкият  китаплары белән таныштырды, әкиятләр укыды. Әкиятләр буенча  төзелгән викторина сорауларына  балалар бик теләп җавап  бирделәр.