“Язлар матур хатын-кызлар белән..”

Сарлы авылы мәдәният йортында 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Язлар матур хатын-кызлар белән..”дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Шигырьләр укылды, җырлар җырланды, төрле кызыклы , мавыктыргыч уеннар әби-апаларыбызның күңеленә хуш килде. Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштылар, китап ,журналлар яздырып өйләренә укырга алдылар.