“Начар гадәтләрдән сак бул ! ”
Начар гадәтләр көннән –көн күбәя бара. Элегрәк аракы эчү,тәмәке тарту начар гадәт булып саналса, бүген инде алар янына яңалары өстәлде: наркотиклар куллану,токсикомания , компьютерга, телефонга ,комарлы уеннарга бәйлелек һәм башкалар.Шул уңайдан Сарлы авылы китапханәсендә “Начар гадәтләрдән сак бул ! ” дигән яшьләр белән әнгәмә үткәрелде.