“Хокук лабиринтлары буенча".


Сарлы авылы китапханәсендә “Хокук лабиринтлары буенча” дигән хокук сәгате уздырылды. Бу сәгатькә 7,8 класс укучылары чакырылган иде. ”Юридик сүзлек”, ”Серле сандык”, “Килешәм-килешмим” кебек уеннар ярдәмендә укучылар үзләренең нинди хокуклары бар икәнен искә төшерделәр.