#Тарихтагыбезнеңэзләр#Маяк90

"Маяк" газетасы редакциясенә 90 яшь. Сарлы авылында туып үскән Зиннатуллиннар династиясенең дә типография эшчәнлегендә өлешләре зур. 1947 елда туган Зиннатуллин Шәһадәт Салават улы Сарлы авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Бөгелмәдә шоферлар курсын бетерә. 1971 елдан 1980 елга кәдар "Маяк" редакциясендә шофер булып эшли. 1952 елда туган Гакифә Салават кызы 1967 елны Сарлы сигезьеллык мәктәбен,1969 елда Стәрле урта мәктәбен тәмамлый. Урта белем алгач бер ел "Алга" колхозында сыер сава. Кулына паспорт алгач Азнакайга урнаша. Колхозстройда ташчы булып эшли. 1983 елдан 2003 елга кадәр Азнакай типографиясендә наборщица (хәреф җыючы)булып эшли. Зарарлы цехта эшләп,50 яшьтән пенсиягә чыга. Бүгенге көндә Азнакайда яши. 1955 елгы Мөнирә Салават кызы сигез классны Сарлы мәктәбендә укый,тугыз,ун классны Стәрле мәктәбендә тәмамлый. 1973 елда Казан шәһәрендә линотипист булырга укый. 1975 елдан 1984 елга кадәр Азнакай типографиясендә линотипист (кургаштан хәреф ясаучы) булып хезмәт куя. Эшләгән чорында Мөнирә Салават кызының типографиядә лаеклы хезмәтен күрәләр һәм билгеләп үтелә. Бүгенге көндә Азнакайда яши. Гакифә апаның улы Нигъматуллин Рамиль редакциядә эшләрен дәвам итә. 1992 елдан 2000 елга кадәр "Маяк" газетасы редакциясендә шофер булып эшли. Зиннатуллиннар династиясе "Маяк" газетасы редакциясендә эшләгән чорларында йөкләнгән вазифаларын төгәл,намуслы башкаралар. Редакция җитәкчелеге аларның хезмәтен югары бәялиләр. Авыл халкы да бу гаиләне эшчән,уңган буларак искә ала .Без авылдашларыбыз белән горурланабыз.