#ӘфганстанХәтерҺәмБатырлык

Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан Сәпәй авыл китапханәсендә Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр, Чечен конфликты ветераннары һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы егетебез, ата-аналары белән очрашу, хәтер һәм батырлык сәгате узды. Чара барышында Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Ф.Г. Галиева,ветераннар Советы рәисе Хаева Г.М. чыгыш ясадылар, сугышчы - интернационалистларны бәйрәмнәре белән котладылар, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм озын гомер теләделәр. Сугышта һәлак булган әфганчыларны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр. Очрашуда булган әфганчылар түгәрәк өстәл артында Әфганстанда узган көннәрне искә төшерделәр, шәхси хатирәләре һәм өйдән еракта кичергән тәэсирләре белән уртаклаштылар. Анда да, ерак Әфганстанда да, Совет сугышчылары иң яхшы кешелек сыйфатларын: батырлык, ныклык, намуслылык, хәрби антка, хәрби һәм кешелек бурычына тугрылык күрсәттеләр, дип сөйләделәр.