Сапеевская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-21/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423326, Азнакаевский район, с.Сапеево, ул. Казанская, 19а

#шагыйрьГөлчәчәкСәдретдиновабеләночрашу

12 сентябрьда Сәпәй мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә ачык ишекләр көне узды. Кичәгә "Гөлстан” әдәби берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә, күп кенә популяр җырлар авторы Гөлчәчәк Садретдинова чакырылды. Шагыйрә китаплары белән таныштырды, иҗат иткән шигырьләрен укыды. Кичәдә катнашучылар Гөлчәчәккә тормышы, иҗаты турында сораулар бирделәр һәм үзләре дә бик актив катнашып шигырьләр, кызыклы тормыш хәлләрен сөйләделәр, күчтәнәчләр белән чәйләр эчтек. Ачык ишекләр көне бик күңелле һәм җылы үтте. Кичәбезгә килгән кунагыбыз Гөлчәчәк Садретдиновага иҗади уңышлар теләп, һәрбер хөрмәт итеп килгән авылдашларыбызга рәхмәт әйтеп кичәбез матур биюләр белән тәмамланды.