«Хатын-кыз – тормыш яме!»

7 март Сәпәй авыл клубында 8 март бәйрәменә багышланган «Хатын-кыз – тормыш яме!» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәмдә гүзәл затлар - хатын-кызларны, әниләрне, әбиләрне, кызларны халыкара хатын-кызлар көне белән котлап әниләр турында матур җырлар җырланды, хатын-кызлар турында шигырьләр укыдык, дәртле биюләр бииделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Барлык килгән кунаклар күтәренке кәефле булдылар.