«Китап хәзинәләрен эзләп»

23 февраль көнне Сәпәй авыл китапханәсендә нәни балалар өчен экскурсия оештырылды. Экскурсия "Китап хәзинәләрен эзләп" дигән темага үтте. Әлеге экскурсиядә балалар китапханәдәге китаплар дөньясы белән якыннан таныштылар, матур рәсемле журналлар карадылар. Журнал һәм китапларны гына түгел, ә иллюстрацияле энциклопедик басмалар белән дә таныштылар. Нәниләргә китап патшалыгы, китапханә фонды, китапханә структурасы һәм китапларны куллану кагыйдәләре турында да сөйләдем.