"Әфганстан - төзәлмәс яра"

22 февральдә Сәпәй авыл китапханәсендә "Әфганстан - төзәлмәс яра" гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган хәтер кичәсе узды. Чарага әфган сугышчылары, балалары һ.б. чакырылды. Интернационалист сугышчы авылдашларыбыз - Хөсәенов Дамир Фаварис улы, Салахов Рәфис Рәис улы, Әхмәдиев Рамиль Фатих улы, Хөсәенов Ришат Мияссәр улы, Миннеханов Ришат Мөҗәһит улы. Тыныч кишлакларны, йөкләрне саклау вакытында безнең яшь замандашларыбызның, солдатларыбызның һәм офицерларыбызның иң яхшы сыйфатлары чагылыш тапты. Сугыш кырында ятып калган батырларны 1 минут тынлык белән искә алдык. Хәзерге көндә матур гомер итүче әфганчылар Салахов Рәфис Рәис улы, Хөсәенов Дамир Фаварис улы, Әхмәдиев Рамиль Фатих улы үзеләренең хәтирәләре белән уртаклаштылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, яшүсмер егетләргә киңәшләр әйттеләр.