Сапеевская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-21/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423326, Азнакаевский район, с.Сапеево, ул. Казанская, 19а

«Җиңү белән кайтыгыз!»

Традицион чаралар циклы белән Сәпәй авыл китапханәсе истәлекле Билгесез Солдат көнен һәм кайгылы датаны 8 декабрь көнне «Җиңү белән кайтыгыз!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән билгеләп үтте. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллар белән танышу китапханә кулланучыларының белемнәрен киңәйтүгә, сугыш чорын истә тотуда ярдәм итә. Әлеге күргәзмә бүгенге көндәге ил вакыйгалары белән дә бәйләнешле, солдатларыбызны Җиңү белән кайтуларын теләп оештырылды. Күргәзмәгә “Батырлык кайтавазы”, “Тыл геройлары”,  “Хәтер китабы”, “Хәтер яктысы”, “Война.Народ.Победа”  һәм башка сугыш чорын тасвирлаган китаплар куелды. Кечкенә балалар, яшьүсмерләр, яшьләр, өлкән укучылар күргәзмә белән кызыксынып таныштылар.