«Оҗмах-әнкәйләрнең аяк астында»



26 ноябрь көнне әниләр бәйрәме уңаеннан Сәпәй авыл китапханәсе культура эшмәкәрләре белән берлектә “Оҗмах – әнкәйләрнең аяк астында” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырды. Әдәби — музыкаль кичәнең программасында әниләр турында шигырьләр, матур җырлар, театральләштергән спектакльләр, дәртле биюләр, уен-көлкеләр үткәрелде. Кичәдә әниләрен котлап, кечкенә балалар да, өлкән яшьтәге апалар- авылдашларыбыз һәм Мөслим районыннан килгән артистлар катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.